Студопедия — Цитаталарны бирү кагыйдәләре
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Цитаталарны бирү кагыйдәләре






1. Текст куштырнаклар эченә алына һәм чыганакта бирелгәнчә, авторның язу үзенчәлекләрен исәпкә алып, тәкъдим ителә.

2. Цитата тулысынча бирелергә тиеш. Цитата итеп китерелә торган кисәкне кыскарту һәм мәгънәсен үзгәртү рөхсәт ителми. Сүзләр төшереп калдырылган очракта, алар урынына күп нокталар куела.

3. Һәрбер цитатаның чыганагы күрсәтелергә тиеш. Чыганакны библиография стандартларына булган таләпләргә туры китереп күрсәтергә кирәк.

 

Академик эшләрнең тәртибе

 

Барлык академик эшләрнең аңлатма язуы түбәндәгечә булырга тиеш:

ТИТУЛ БИТЕ

ЭЧТӘЛЕК

ТЕКСТ:

КЕРЕШ ӨЛЕШ

ТӨП ӨЛЕШ

ЙОМГАКЛАУ

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

 

ТИТУЛ БИТЕ

Титул битендә әлеге эш (диплом, курс эше яки реферат) белән җитәкчелек итүче укытучы эшләгән академия учреждениесе исеме; эшнең нинди предметтан һәм кайсы тема буенча язылуы; укытучының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; укучының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; төркем саны (курс, бүлек); шәһәр исеме; эшне башкару елы күрсәтелергә тиеш.

 

ЭЧТӘЛЕК

Эчтәлек бер биткә сыеп бетсә – яхшы.

Эчтәлек үрнәге:

ЭЧТӘЛЕК

Кереш өлеш......................................................................................................................................3

 

1 бүлек. Ислам рухы........................................................................................................................4

1.1 Иман...............................................................................................................................5

1.1.1 Пәйгамбәрләр.....................................................................................................6

2 бүлек. Кеше тормышында – дин..................................................................................................7

3 бүлек. Ислам буенча дөньяга караш............................................................................................8

4 бүлек. Камиллек: Ислам идеалы.................................................................................................25

5 бүлек. Урта юл..............................................................................................................................35

Йомгаклау........................................................................................................................................50

Кулланылган әдәбият исемлеге....................................................................................................52

 

ТЕКСТ

Текст түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

а) эчтәлеккә туры килергә тиеш,

б) кереш өлештән, төп өлештән, йомгаклаудан торырга тиеш.

Кереш өлеш, төп өлешнең аерым бүлекләре, йомгаклау һәрвакыт яңа юлдан башлана.

КЕРЕШ ӨЛЕШ

Кереш өлеш тулы бер эшнең уннан бере (1/10) күләмендә булырга тиеш.

Кереш өлештә түбәндәге пунктлар чагылыш табарга тиеш:

а) эшнең темасын билгеләү;

б) ни өчен әлеге теманы сайлаганны нигезләп бирү;

в) әлеге темага караган әдәбиятка күзәтү ясау;

г) теманы ачып бирүнең чикләрен күрсәтү.

ТӨП ӨЛЕШ

Хезмәтнең теория өлешендә әлеге теманың төп нигезнамәләре күрсәтелә. Ул берничә бүлектән торырга мөмкин. Аерым бүлекләрнең исемнәре эшнең гомуми исеме белән туры килмәскә тиеш. Бүлекләр бер-берсе белән, мәгънә ягыннан

кискен аерылмыйча, эзлекле рәвештә тоташырга тиеш.

ЙОМГАКЛАУ

Ул тулы эшнең якынча егермедән бер өлешен (1/20) тәшкил итә.

 

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Һәрбер китап түбәндәге үрнәк буенча язылырга тиеш:

- авторның фамилиясе һәм инициаллары (әгәр автор булса);

-китапның тулы исеме;

- авыш сызыктан соң (/) тәрҗемәче яки редактор турында мәгълүмат (әгәр бер

төркем авторлар булса);

-томнар саны турында мәгълүмат;

- сызыктан (-) соң китап басылып чыккан шәһәр исеме;

-ике ноктадан (:) соң нәшриятның исеме;

-өтердән (,) соң китапның басылып чыккан елы.

Үрнәк:

1. Ислаев Ф.Г. Идел буенда православие миссионерлары. – Казан: Татар китап нәшрияты, 1999, 250 бит.

2. Ши-Дзин. Җырлар китабы. / Тәрҗ. А.Штукина. – М.: Художественная литература, 1987, 100 бит.

3. Асад, Мухаммад. Ислам рухы турында. /Тәрҗ. А. Шаһидуллина. – Кельн: Исламская Научная Академия, 1984, 125 бит.

 

РЕФЕРАТ

 

Реферат – бер, ике яки берничә китапның кыскача эчтәлеген сөйләп бирү (хикәяләү). Реферат үз эченә әлеге китапларда бирелгән мәгълүматны мөмкин кадәр күбрәк алырга тиеш.

Реферат - студентның мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эше. Анда автор тикшерелә торган мәсьәләнең асылын ачып бирә, бу мәсьәләгә карата төрле фикерләрне китерә, шул исәптән үз карашын да чагылдыра. Рефератның эчтәлеге эзлекле булырга һәм күтәрелгән темага туры килергә тиеш.

Реферат темалары укытучы тарафыннан исемлек белән бирелә. Студент үзе теләгән теманы сайлап ала.

Рефератның күләме компьютерда басылган 5- 25 бит булырга мөмкин.

Укытучыга чиста килеш бирелә (караламалар тикшерелми).

ДОКЛАД (ЧЫГЫШ)

 

Докладлар (чыгышлар) эчтәлек ягыннан рефератлардан аерылмый. Докладлар күләме ягыннан рефератлардан зуррак булырга мөмкин. Теманы укытучы бирә.

Әгәр доклад 5-10 бит булса һәм гадәти семинар дәресендә укырга дип әзерләнсә, ул хәбәр (белдерү) дип атала.

Доклад һәм реферат зачет эшләре буларак кабул ителә. Бу эшләр башкарылмаса, укытучы зачет куймый.

Доклад чиста килеш тапшырылырга тиеш.

КОНТРОЛЬ ЭШЛӘР

Контроль эшләр һәрвакыт зачет эшләре буларак карала, алар өчен зачетка (кайбер вакытта имтиханга да) йогынты ясый торган билге куела яки ниндидер бер курс өчен зачет куела.

Гомумән алганда, контроль эш – ул язма имтихан. Анда берничә сорауга җавап бирелергә тиеш.

Контроль эш чиста килеш тапшырылырга тиеш.

 







Дата добавления: 2015-08-30; просмотров: 534. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Расчетные и графические задания Равновесный объем - это объем, определяемый равенством спроса и предложения...

Кардиналистский и ординалистский подходы Кардиналистский (количественный подход) к анализу полезности основан на представлении о возможности измерения различных благ в условных единицах полезности...

Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Композиция из абстрактных геометрических фигур Данная композиция состоит из линий, штриховки, абстрактных геометрических форм...

Плейотропное действие генов. Примеры. Плейотропное действие генов - это зависимость нескольких признаков от одного гена, то есть множественное действие одного гена...

Методика обучения письму и письменной речи на иностранном языке в средней школе. Различают письмо и письменную речь. Письмо – объект овладения графической и орфографической системами иностранного языка для фиксации языкового и речевого материала...

Классификация холодных блюд и закусок. Урок №2 Тема: Холодные блюда и закуски. Значение холодных блюд и закусок. Классификация холодных блюд и закусок. Кулинарная обработка продуктов...

ИГРЫ НА ТАКТИЛЬНОЕ ВЗАИМОДЕЙСТВИЕ Методические рекомендации по проведению игр на тактильное взаимодействие...

Реформы П.А.Столыпина Сегодня уже никто не сомневается в том, что экономическая политика П...

Виды нарушений опорно-двигательного аппарата у детей В общеупотребительном значении нарушение опорно-двигательного аппарата (ОДА) идентифицируется с нарушениями двигательных функций и определенными органическими поражениями (дефектами)...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.011 сек.) русская версия | украинская версия